Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
32 катлы биналар, ял итү зоналары һәм яхталар порты: «Яр Парк» проекты ниләр әзерли?
Казансу буенда төзеләчәк яңа комплекска 50 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк.
Казанда элеккеге «Ривьера» күңел ачу үзәге урынында «Яр Парк» күпфункцияле комплексын төзергә җыеналар. Проектка 50 миллиард сумнан артык акча юнәлтеләчәк: яр буенда биек торак биналар, кунакханәләр һәм эшлекле үзәкләр урнашкан яңа квартал барлыкка киләчәк. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» материалында.
Казансу яр буенда барлыкка киләчәк «Яр Парк»: комплексның масштабы һәм функцияләре
«Яр Парк» комплексының проекты 2023 елда тәкъдим ителгән иде. Казансу яр буенда барлыкка киләчәк яңа киңлек кешеләр өчен ял итү һәм эшләү үзәге итеп планлаштырыла.
Комплексның мәйданы 307 мең квадрат метрга якын булачак. Шуның 60 процент чамасын кунакханәләр, апартаментлар һәм хезмәт күрсәтү урыннары алып торачак.

Төзекләндерү эшләренә 90 мең квадрат метрлы мәйдан бүлеп бирелгән. Биредә бер километрга якын озынлыктагы яр буе, шулай ук ял итү урыннары ясалачак. Комплекс ачык территория итеп планлаштырыла.
Проект составында 71 метрдан артык биеклектәге ун торак манара төзеләчәк. Алар арасында 119 метрлы (якынча 32 катлы) бина да булачак. Ул Совет районындагы «Лазурные небеса» белән беррәттән Казанның иң биек биналары арасына керәчәк.

Казанда Россиядәге иң зур президент люкс номеры барлыкка киләчәк
«Яр Парк»та төрле чаралар үткәрү өчен урыннар, җәмәгать зоналары һәм эчке «молл» төзеләчәк.
Проектта гаилә һәм балалар белән ял итү урыннары да каралган. Бу урыннар шәһәр халкы өчен һәрвакыт ачык булачак. 17 мең квадрат метр мәйданлы аскы катта (стилобатта) кибетләр, рестораннар һәм балалар үзәге урнашачак. Машиналар кую өчен 1,8 мең урынлы җир асты парковкасы төзеләчәк.
Комплексның эшлекле өлешендә якынча 10 мең квадрат метр мәйданлы югары «А» класслы офис үзәге, шулай ук 700 кешегә исәпләнгән конгресс-үзәкле һәм 297 номерлы кунакханә ачылачак. Биредә 630 квадрат метрлы президент люкс номеры планлаштырыла. Бу – Россиядәге иң зур президент люкс номеры булырга тиеш. Анда аерым лифт, аш бүлмәсе, сөйләшүләр бүлмәсе, ял итү зоналары, спа һәм Казансуга һәм «Миллениум» күперенә карап торучы бассейн булачак.
Фото: © Александра Давыдова, «Татар-информ»
Казансу яр буенда 60 урынлы яхталар порты төзеләчәк
Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләвенчә, «Яр Парк»та 60 кечкенә көймәгә исәпләнгән порт барлыкка киләчәк.
«Моннан тыш, Локомотив ярымутравы районында төп объект – 700 урынлы көймәләр тукталышы һәм ял итү урыннары барлыкка килер, дип көтәбез», – дип билгеләп үтте Төхвәтуллина.

«Казан» гаилә үзәге белән «Яр Парк»ны бердәм яр буе итеп тоташтырачаклар
Киләчәктә бу проектка берничә ел элек француз архитекторы Мишель Пена тәкъдим иткән «Офыклар паркы» концепциясен дә интеграцияләргә мөмкиннәр. Әмма әлегә проектны тормышка ашыру сроклары билгеле түгел. Казан мэры Илсур Метшин әйтүенчә, бу эшкә финанслау булган очракта керешәчәкләр.
Мэр шулай ук «Казан» гаилә үзәге янында даими эшләүче җәйге мәйданчык ясау мөмкинлеге турында да әйтте.
«Без анда футбол буенча дөнья чемпионаты вакытында җанатарлар өчен зона ясадык. Шәһәр көнен, Россия көнен, Яшьләр көнен үткәрдек. Бу мәйданчык халыкка бик ошады. Хәзер без биредә даими эшләүче мәйданчык ясау проектын әзерлибез», – дип сөйләде Метшин.
«Яр Парк»ның төп подрядчысы итеп Кытай корпорациясе сайланырга мөмкин
Проект ике этапта төзеләчәк. Бүгенге көндә комплексның якынча 145 мең квадрат метр мәйданлы беренче чиратын төзергә рөхсәт алынган. Проект составына 28 катка кадәр биеклектәге алты бина, 501 хезмәт күрсәтү апартаменты, конгресс-үзәк, күргәзмә залы һәм биш йолдызлы отель керәчәк.
Икенче чират 162 мең квадрат метр тәшкил итәчәк. Аның зур өлешен апартаментлар алып торачак. «Яр Парк»ны 2032 елда төзеп бетерергә ниятлиләр.

Проектны кунакханәләрне инвестицияләү һәм кунакханәләр һәм рестораннар белән идарә итү өлкәсендә эшләүче Kravt h&h компаниясе төзи. Компания үз эшен Санкт-Петербургта башлады, соңрак Мәскәү һәм Татарстанда офисларын ачты. Безнең республикада девелопер аэропорт янындагы Kravt Hotel Kazan Airport проектын һәм Иннополистагы кунакханәне төзеде.
Башта «Яр Парк»ны төзү өчен 29 миллиард сумлап акча кирәк булачак дип исәпләнгән булган. Бүгенге көндә инвестицияләр күләме сизелерлек дәрәҗәдә арткан.
«Хәзер бу сумма 50 миллиард сумнан артып китә. Проектның төгәл бюджеты турында соңрак әйтә алачакбыз, дип уйлыйм. Әмма сыйфатлы да, арзанлы да итеп төзеп булмый. Шуңа күрә «Яр Парк» кыйммәтле һәм югары дәрәҗәле проект булачак», – диде компаниянең генераль директоры Валерий Кравцун.
«Яр Парк»ның архитектур концепциясен Sergey Skuratov Architects бюросы әзерләгән. Илсөяр Төхвәтуллина әйтүенчә, комплексның проектына карата бик зур таләпләр куелган, чөнки ул шәһәр өчен бик мөһим мәйданчык санала. Мондый очракларда я ачык бәйге оештырыла, я бик көчле архитекторлар төркеме чакырыла.

Барлыгы 188 гариза кабул ителгән, төрле концепцияләр каралган, әмма ахыр чиктә шәһәр җитәкчелеге Сергей Скуратовның бюросын сайлаган. Скуратов сүзләренә караганда, проектта Казанның символы булган Зилант образы кулланылачак. Аны заманча арт-объект итеп ясаячаклар һәм комплексның визуаль концепциясенә интеграцияләячәкләр.
Шулай ук «Яр Парк»ның төп подрядчысы итеп Кытайның PowerChina International Group Limited корпорациясе сайланырга мөмкин, дип хәбәр ителгән иде. Бу аның Россиядә гамәлгә ашырылган беренче проекты булачак. Казан мэры Илсур Метшин компаниянең җитәкчесе Тан Юйхуа белән очрашкан һәм хезмәттәшлек итү мөмкинлеге турында сөйләшкән. Әмма Валерий Кравцун әлегә төп төзүченең исемен төгәл атамады. Тендер әзер, дияргә була, аның нәтиҗәләре якын арада хәбәр ителәчәк, дип белдерде ул.
Рендерларны Kravt h&h компаниясе тәкъдим итте.
Александра Давыдова, «Татар-информ»
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз