news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Искешәһәр татарлары Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиленә рәхмәт белдерде

Рәхмәт хатын Сабан туе сәхнәсеннән Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу .

Искешәһәр татарлары Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиленә рәхмәт белдерде
Рушания Алтай

Төркия Сабан туенда Искешәһәр татарлары Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллинга Анадолу туфракларында татар мәдәниятен саклауга керткән өлеше өчен рәхмәт хисләрен белдерделәр.

Рәхмәт хатын Сабан туе сәхнәсеннән Искешәһәр татар җәмгыяте рәисе Ведат Догу тапшырды. Аны вәкаләтле вәкилнең урынбасары Альберт Ялышев кабул итеп алды.

«Безнең максат - татарлыгыбызны Искешәһәрдә, Төркиядә яшәтү, балаларыбызга ана телебезне өйрәтү һәм аны оныттырмау. Бу җәһәттән кайчан гына мөрәҗәгать итсәк тә Айрат бәй ярдәмгә йөгереп килә, Төркиядә татар мәдәниятен таныту, саклау юнәлешендәге бөтен эшләребезне хуплап, һәрвакыт ярдәм кулы суза. Без бу теләктәшлектән көч алабыз», - диде татар җәмгыяте башлыгы Ведат Догу.

Төркиядәге татар авылы Османиядә үткән Сабан туенда Искешәһәр татар җәмгыяте җитәкчелеге Татарстан вәкиллеге хезмәткәрләре Хакан Җошкун, Альберт Ялышевка, Османия авыл старостасы Микаил Сүзәргә, Татарстаннан килгән барлык сәнгать әһелләренә, җәмгыять эшчәнлегендә дистә еллар буе фидакарь хезмәт куйган Фәрхать Акташ, Вахит Ирдән, Надир Өздамар, Сәрдар Акташка, Сабан туен оештыруга һәр төрле ярдәм күрсәткән Камил Өзйурт, Фәрит Таңатар, Җәвит Акташ, Яшар Аймәргән, Халит Сүзәр, Өмәр Сүзәр, Кәрим Сүзәр, Сәрдар Гүләчйөзгә дә рәхмәтләрен белдерделәр.

Быел Төркия Сабан туе Искешәһәр төбәгендәге Османия татар авылында 12 июнь көнне үткәрелде. Анда Анкара, Анталия, Аланья, Гәбзә, Истанбул, Конья, Кютахия, Искешәһәр, Бурдур, Коньядагы татар авылы Бөгрүделиктән меңгә якын татар катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан махсус җибәрелгән сәнгать әһелләре Резеда Төхфәтуллина, Ярамир Низаметдинов, «Сәйдәш» төркеме биючеләре бәйрәм концерты күрсәттеләр. Сабан туе программасында Илнур Гарифуллин, Рәдиф Кашапов, Серай Эрдоган һәм башка җирле үзешчәннәр дә сәхнә тотты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100