news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

32,4 процент россияле икътисадның тиздән тотрыклануына ышана

Россия гражданнарының өчтзн бере вәзгыятьнең җайлашуын быел ук көтә.

(Казан, 24 апрель, "Татар-информ"). Якын киләчәктә икътисадның тотрыклануына ышанучы россиялеләр өлеше март аенда 32,4 процентка кадәр арткан. 2015 елда моңа 24 процент респондент, ә 2016 елда 20 процент ышанган. Бу хакта РАНХиГС уздырган сораштыруга таянып, "Известия" газетасы яза.

Билгеләп узылганча, икътисадта вәзгыятьнең җайлашуын көтүче гражданнар өлеше ел эчендә 7,6 проценттан 13,1 процентка кадәр арткан. Шул ук вакытта икътисадта төшенкелек тагын бер-ике ел дәвам итәчәк пессимистлар өлеше 42дән 29 процентка төшкән.

Экспертлар сүзләренчә, төп сәбәпләр - инфляциянең акрынаюы һәм 4 процентка калуы, рубль курсының көчәюе һәм төбәкләрдә бюджет вәзгыятенең яхшыруы. 

news_right_1
news_right_2
news_bot