31 яшьлек зәйле туганын үтергән өчен хөкем ителгән
Ул җинаятьне исерек хәлдә кылган
(Казан, 24 март, «Татар-информ»). Зәй шәһәр суды 31 яшьлек зәйлегә карата РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсенең 1нче өлеше (үтерү) буенча хөкем карары чыгарды. Тикшерүләрдән күренгәнчә, 2014 елның 19 октябрендә исерек хәлдә килеп чыккан низаг барышында әлеге ир-ат туганының күкрәгенең сул ягына пычак белән кадый. Суд барышында ул үз гаебен танымый, ләкин фактлар аңа каршы сөйли, нәтиҗәдә, аның 11 елга ирегеннән мәхрүм итү хөкеме чыгарыла. Әлеге хөкем карары әле үз көченә кермәгән, дип белдерә “Зәй офыклары” газетасы.