news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

31 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Министр Борһанов мәгариф сәясәтенә фикерен белдерде, Казанда Ислам фәнни җыены була, балаларның Коръән уку бәйгесенә нәтиҗә ясалды.

Борһанов татар теле вәзгыяте турында: Без күпмедер дәрәҗәдә үзара элемтәләрне югалттык/ Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы федераль үзәк белән берлектә милли белем бирү мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә эшли.

Фәнни җыен кунаклары: Коръәннең Казан басмасы - мөселманнар киң тараткан иң беренче басма / Бүген башкаланың Галиев мәчетендә Татарстан мөфтие Казан ислам конференциясендә катнашучыларны кабул итте.



Бүгенге афәтләрдән сабак алыйк - "Ватаным Татарстан" газетасы/ Миңназыйм Сәфәров моңарчы яшәп килгән колларча буйсынуга нокта куярга чакыра.



Казанда “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесендә йөзләгән бала катнашты/ Балалар арасындагы Коръән уку бәйгесе 21нче тапкыр уздырылды.



Республикаларның дәүләт телләре олимпиадасына укучылар милли киемнәрдән килде/ Быел олимпиадада илнең сигез төбәгеннән 10-11 сыйныф укучылары катнашты.



Равил Шәрәфиевның юбилей кичәсен “Татар-информ” аша карап булачак/ Халык артистының юбилей кичәсе 9 апрельдә Камал театрында була.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100