news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

31 июльдә Тукай музеенда Алтын Урда әдәбияты турында лекция узачак

31 июльдә Казанда филология фәннәре докторы, урта гасыр татар әдәбияты белгече Хатыйп Миңнегуловның ачык лекциясе узачак. Бу хакта «Миллиард.Татар» лекторие телеграм-каналында хәбәр итәләр.

Чара 18:00 сәгатьтә Габдулла Тукай музеенда узачак. Лекциянең озынлыгы – 50 минут, аннан соң тыңлаучылар үз сорауларын бирә һәм лекция турында фикер алыша алачак.

Очрашуда катнашучылар Алтын Урда әдәбиятының ни өчен татарлар һәм аларның язма мәдәнияте тарихында төп урынны алып торуын, Улус Җучи әсәрләренең жанр һәм тематик күптөрлелеген, шулай ук бу сүз традициясенең мифологиягә, фольклорга, борынгы төрки язуга ничек таянуын һәм Көнчыгыш Ислам цивилизациясе белән ничек бәйләнештә булуын беләчәкләр.

Чарага сылтама буенча теркәлергә мөмкин.

news_right_1
news_right_2
news_bot