Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
31 гыйнварның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстан Россиянең иң төзек төбәге итеп танылды, Васил Шәйхразиев Владивостокта татар оешмалары вәкилләре белән очрашты.
Айдар Галимов эстраданың үзен-үзе төзәтергә тиешлеге хакында әйтте / Татарстан мәдәният министрлыгының йомгаклау утырышында эстрада проблемаларын күтәреп чыгуга карата җырчы үз мөнәсәбәтен белдерде.
Дөньяның иң матур әбисе Казанда яши / Илия Гарипова Болгариядә узган Бөтендөнья конкурсында беренче премиягә лаек булып, «Вице миссис Вселенной Grandma Universe 2018» исемен алды.
Татарстан Россиянең иң төзек төбәге итеп танылды / Республика 2017 елда “Уңайлы шәһәр мохитен һәм Торак-коммуналь хуҗалыгын формалаштыру” өстенлекле проекты лидеры булды.
Васил Шәйхразиев Владивостокта татар оешмалары вәкилләре белән очрашты / Очрашуда Владивостокта мәчет төзүгә керешү турында сөйләштеләр.
Камал театры спектакльләрен һәм юбилей кичәләрен «Татар-информ» аша онлайн карап булачак / 1 февральдә «Татар-информ» аша Зөлфәт Хәкимнең «Искән җилләр көенә/Под музыку ветра» спектакле күрсәтеләчәк.
Миләүшә Айтуганова кинорежиссер Илшат Рәхимбайны тамашачысын өйрәнергә районнарга озата / Татарстан районнары тамашачылары режиссерның «Күзалла», «Ышанмыйм» һәм «Гастарбайтер» кыска метражлы фильмнарын карый алачак.
“Хозур” нәшрият йорты электрон китапханәсе сайтына “Тулы рус-татар сүзлеге” куелды / Басма XX гасырның иң бай эчтәлекле рус-татар сүзлекләре исәбенә керә һәм 35 меңнән артык сүзне үз эченә ала.
“Нәүрүз” V Халыкара форумына гаризалар кабул ителә / Быел 28 май – 3 июнь көннәрендә Казанда “Нәүрүз” V Халыкара театраль-белем бирү форумы узачак.
Тимерхан Алишев Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары вазифасыннан киткән / Ул вазифасын үз теләге белән калдырган.
Айрат Хәйруллин сөтчелек өлкәсенә ярдәм җитәрлек булмавын белдерде / Татарстан Россиядә сөт җитештерү буенча беренче урында, диде Айрат Хәйруллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз