Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
31 гыйнварда барлык хаҗилар Казанга кайтырга тиеш
31 гыйнварда барлык хаҗилар Казанга кайтырга тиеш
(Казан, 27 гыйнвар, "Татар-информ", Арслан Минвәлиев). 31 гыйнварда Татарстанның соңгы хаҗие Казанга кайтырга тиеш. ТР Мөселманнар Диния назәрәте каршындагы "Идел-хаҗ" департаменты аша 499 кеше хаҗ кылган.
Хаҗилар утырган беренче самолет Казанга шимбә кайта, 02.05 сәгатьтә "Казан" халыкара аэропортында 147 кеше утырган Ту-154 лайнеры төшәргә тиеш. 31 гыйнварда 01.10 сәгатьтә Акаба-Уфа-Казан рейсы буенча очучы Ил-86 286 кешедән тоган төркемне алып кайтачак. Шушы ук көнне 66 хаҗи утырган ике автобус кайтуы көтелә. Бүген автоколонна Төркиядә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз