news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

31 декабрьдә ТНВ каналында «Хәситә» мюзиклы премьерасы булачак

ТНВ каналында Яңа ел төнендә «Хәситә» мюзиклы премьерасы булачак.

«Исеменнән үк аңлашылганча, бу тамашадагы вакыйгалар борынгы бизәнү әйбере белән бәйле. Бәйрәм алдыннан гына бер гаиләдә буыннан-буынга тапшырылып сакланган кыйммәтле ядкәрне югалталар - Яңа ел кәефе бетә, гаилә таркалыр чиккә җитә», – дип хәбәр итә ТНВ сайты

Рольләрдә татар эстрадасы йолдызлары – Айдар Галимов,  Гүзәлем һәм Салават Миннехановлар, Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Гүзәл Идрисова, Винарис Илъегет, Булат Хисмәтов, Эльвира Розали, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, танылган көрәшче Булат Мусин, Г. Камал исемендәге театр актрисасы Дания Нуруллина һәм башкалар. Мюзиклны 31 декабрь 22:05 сәгатьтә ТНВ каналында карарга була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100