news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

31 декабрьдә Янгынга каршы дәүләт хезмәткәрләре 66 тапкыр чакыртылган

Янгын сәбәпләре - ут белән саксыз эш итү, саксыз тәмәке тарту, җылыту мичләренең һәм төтен тарткычларның төзек булмавы.

Казан, 1 гыйнвар, «Татар-информ»). Узган елның 31 декабрендә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Янгынга каршы дәүләт хезмәте бүлекчәләре чакыру буенча 66 тапкыр чыккан. Бу хакта ведомствоның рәсми сайты хәбәр итә.

Шулардан 5се чүп-чар яндыру буенча, ялган чакыруларга 16 тапкыр, кыска ялганышлы очракларга 2 тапкыр, ашау ризыгы янып чакыруга 4, башка хезмәтләргә ярдәм күрсәтүдә 16 тапкыр булган. Республика янгынчылары 16 янгын сүндергәннәр, 6 йорт корылмасын, 7 торак секторны, 2 бакча йортын, 1 транспорт чарасын сүндерүгә барганнар. Кызганыч, янгында бер кеше үлгән.

Янгын сәбәпләре булып конструкцияләр һәм электр җиһазлары буенча, электр җиһазларын куллану һәм системаның, механизмнарның төзек булмавы аркасында берәр янгын, ут белән саксыз эш итүдән ике, саксыз тәмәке тартудан бер, җылыту мичләренең һәм төтен тарткычларның төзек булмавыннан алты, электр җиһазларын монтажлауда кагыйдәләрне бозудан ике, электр җиһазларын техник кулланудан бер янгын очрагы булган. Берсенең сәбәпләре ачыклана. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәләрен бетерүгә янгын бүлекчәләре хезмәткәрләре җиде тапкыр чыккан. Янгын сүндерүгә ике тапкыр чыкканнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Эзләнү-коткару хезмәте 11 тапкыр ярдәмгә ашыгып, шуның өчесе юл-транспорт һәлакәте буенча , дүртесе блокировканы бетерү өчен, өчесе профилактик эшләре уңаеннан булган.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot