news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

31 декабрьдә Санкт-Петербургта «Петербургтан Яңа ел бүләге» онлайн-концерты була

Концертта Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Новокузнецк, Кырым, Казахстан һәм Франциянең халык һәм атказанган артистлары һәм иҗат коллективлары катнаша.

(Казан, 30 декабрь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта 31 декабрьдә 16 сәгатьтә yotube.com сайтында «Piter Tatar» каналында Санкт-Петербург, Ленинград өлкәсе, Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Новокузнецк, Кырым, Казахстан һәм Франциянең халык һәм атказанган артистлары һәм иҗат коллективлары катнашында Яңа ел онлайн-концерты трансляциясе башланачак.

Программада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы, Казан яшьләр үзәге, Санкт-Петербургтагы Татар мәдәни үзәге, «Питер Татар» порталы, танылган артистлар, иҗат эшлеклеләре, төбәк һәм ерак чит илләрдәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләреннән яңа 2022 ел белән котлау каралган.

Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot