news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
31 декабрьдән 5 гыйнварга кадәр Татарстанда 56 янгын чыккан, 14 кеше һәлак булган
Янгыннарда кеше үлеменә китергән төп сәбәп - исерек килеш тәмәке тартканда саксыз кылану
Скопировать ссылку
(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”). 2009 елның 31 декабреннән 2010 елның 5 гыйнварына кадәр Россия Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең дәүләт янгынга каршы хезмәте янгын сүндерү бүлекчәләре тревога буенча 274 тапкыр чыккан. Әлеге чорда республикада барлыгы 56 янгын теркәлгән, шуларның 27 се – торак секторында. 14 кеше һәлак булган, 7 се зыян күргән, 71 кеше коткарып калынган.
Янгыннарда кеше үлеменә китергән төп сәбәп - исерек килеш тәмәке тартканда саксыз кылану. Янгын чыгуга китергән сәбәпләр арасында шулай ук мичнең чамадан артык кызуы (14), кыска ялганыш (5), ут белән саксыз эш итү (4), транспорт чараларының узеллары төзек булмау (3), ут төртеп яндыру (2) һәм башкаларны атап үтәргә мөмкин.
ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы каршындагы ТР эзләү-коткару хезмәтенең эзләү-коткару отряды кизү сменалары тревога буенча 71 тапкыр чыккан, юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә - 15, бикләнеп калган ишекләрне ачарга – 27, коткару операцияләренә 22 мәртәбә барган. Кизү сменалары шулай ук йорт түбәләренең кәрнизләрендә салынып торган, кешеләр өчен куркыныч тудыручы боз сөңгеләрен дә чистарта, дип хәбәр итә ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2