news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

31 декабрь - Корбан гаете//БӘЙРӘМ РУХЫ ПАКЬЛЕК, ШАТЛЫК-СӨЕНЕЧ КИТЕРСЕН!//22 декабрь, №52

31 декабрь - Корбан гаете//БӘЙРӘМ РУХЫ ПАКЬЛЕК, ШАТЛЫК-СӨЕНЕЧ КИТЕРСЕН!//22 декабрь, №52

АЛЛА ЯРАТСЫН ӨЧЕН.
 
Без дә бер кешедәй дус булыйк,
Алла яратсын өчен;
Эрелек, төче теллелекне ташлыйк,
Алла яратсын өчен.
 
Милләтнең күңелен аңа юнәлтик,

Алла яратсын өчен;

Иске чир, түбәнлек юк булсын,

Алла яратсын өчен.

Шул юлга омтылыйк, и диндәшләр,

Алла яратсын өчен;

Мондый омтылыш, тырышлыклар керсен

Гадәткә, Алла яратсын өчен.

Болай итеп наданлык безне измәсен,

Алла яратсын өчен;

Чарасын яз яки телдән сөйлә,

Алла яратсын, өчен.

Гыйлемгә кирелек пәрдә

                                      булмасын,

Алла яратсын өчен;

Җанланыйк, кузгалыйк һәр җирдә,

Алла яратсын өчен.

Дуслык булмау сәбәпле милләт

                                    шушы хәлгә килде, —

Гыйбрәт ал, и Мөхәммәд өммәте!

Алла яратсын өчен.

Без дә кеше ич, итик гайрәт,

Алла яратсын өчен;

Бу дөньяны хәйран калдырыйк,

Алла яратсын өчен.

Милләтне күтәрергә ашыга

                                  һәм ашкына;

Китмәсен күңелем очып, бастырып

                                  куй таш кына.

Тиеш булды безгә билне буу,

Алла яратсын өчен;

Мәгърифәт, һөнәр туамы? — бар да

Алла яратсын өчен.

Бар һөнәребезгә канәгать булмыйк,

Алла яратсын өчен;

Тәңре мәрхәмәтенә каршы килмик,

Алла яратсын өчен.

Габдулла ТУКАЙ

news_right_1
news_right_2
news_bot