news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

30апрельгә кадәр коммуналь комплекс оешмалары түләүләрнең нигезлелеге буенча хисап тотачак

Нәтиҗәләр май ахырында махсус порталда урын алачак

(Казан, 14 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Республиканың коммуналь комплекс оешмалары 30 апрельгә кадәр коммуналь хезмәтләр өчен халыктан алынучы түләүләрнең нигезлелеге хакында ТР Тарифлар буенча комитетына хисап юлларга тиеш. Алар мондый хисапны елга бер тапкыр әзерләргә тиеш була. Бу хакта бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты утырышында ТР Тарифлар буенча комитеты рәисе вазифаларын башкаручы Марина Фәйрушина җиткерде. 2010 елда торак-коммуналь хезмәтләрне тарифлар белән җайга салу, тарифларны контрольдә тоту – парламент комитеты утырышының көн тәртибенә чыгарылган төп мәсьәлә иде.
Узган ел ахырында РФ Хөкүмәтенең “Хезмәтләр күрсәтү өлкәсенә караган коммуналь комплекс оешмалары һәм табигый монополия субъектлары өчен мәгълүматны ачу стандартлары турында” карары дөнья күргән иде. Күптән түгел ТР Хөкүмәтенең дә шул хактагы карары дөнья күрде. Шушы көннәрдә ТР Тарифлар буенча комитетының алар нигезендә коммуналь комплекс оешмалары һәм табигый монополия субъектлары тарафыннан мәгълүматларны бирү формалары исемлеге хакында боерыгы чыкты. Ягъни коммуналь комплекс предприятиеләре, шушы документлар нигезендә, халыкның коммуналь хезмәтләр өчен түли торган акчаларының ни дәрәҗәдә нәтиҗәле файдалануы турында 30 апрельгә кадәр хисап тотарга тиеш була.
Марина Фәйрушина белдергәнчә, бүген гражданнар торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаларының нинди күләмдә һәм кая җибәрелүе турында хәбәрдар булырга тиеш. Ул аңлатканча, Хөкүмәт карарлары гражданнарга үзләре танышу өчен дә файдалы булачак. Кулланучы бу документлар белән танышкач, хәзерге кебек битарафлык күрсәтмичә, үз хокукларын яклау юлына басачак, үзләре түләгән акчаларга җавап бирерлек хезмәтләр күрсәтүне, идарәче компанияләргә барып түләгән акчаларының кая юнәлдерүе турында хисап таләп итә алачак. Моны тикшерү өчен торак милекчеләре ширкәтләре, йорт белән идарә компанияләре каршында ревизия комиссияләре төзеләчәк. Составында йорт милекчеләрен берләштергән бу комиссияләр җәмәгать контроле функциясен башкарачак. Шул рәвешле, торак фонды белән идарәдә халыкны активлаштыру ниятләнә.
Коммуналь комплекс оешмаларының халыкка күрсәтелгән коммуналь хезмәтләрнең нигезлелеге хакындагы хисабы алынуга, Тарифлар буенча комитет бер ай дәвамында аларның дөреслеген тикшерәчәк. Шуннан соң май ахырларында бу мәгълүмат Интернетка эленә. Марина Фәйрушина аңлатканча, республикада халыкка күрсәтелә торган хезмәтләр буенча мәгълүматларның махсус порталы төзеләчәк, һәм ул этаплап тулыландырылачак. Инде аңлашылганча, бирегә беренче этапта коммуналь хезмәтләрнең нигезлелеге буенча мәгълүматлар урнаштырылачак. Бу ел дәвамында идарәче компанияләр дә торак хезмәтләре буенча шундый ук хисапны эшләргә тиеш була. Торак хезмәтләре турындагы бу хисап порталны тулыландыруда икенче этап булачак. Биредә алга таба шулай ук транспорт хезмәтләре, дарулар белән тәэмин итү һ.б. хакында да хисап биреләчәк. Бу ачык мәгълүматлар, билгеле, кул астында компьютеры булган гражданнар өчен бик кулай. Ә заман техникасы белән дус булмаган өлкән буын өчен мондый мәгълүматлар махсус кәгазь вариантта бастырыла. “Хәзер республикада квитанцияләрнең унификацияләнгән хисабы, ягъни барлык хезмәтләрнең бер квитанциядә бирелү варианты да кулланыла. Ул да мәгълүматның ачыклыгын тәэмин итүдә бер юл ”, -ди Марина Фәйрушина.
Ул тагын бер тапкыр гражданнарның игътибарын тарифларның ничек көйләнүенә юнәлтте. Аның белдерүенчә, тарифлар бары коммуналь хезмәтләргә генә дәүләт тарафыннан көйләнә. Ә торак хезмәтләре буенча түләүләрне тарифлар үзгәреше шартларында торак милекчеләре гомуми җыелышларында үзләре билгели. Билегеле булганча, быел республикада торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар уртача 21 процентка күтәрелде.
Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар бүген ил күләмендәге иң актуаль проблемаларның берсе. Аның актуальлеген күздә тотып, бу мәсьәлә буенча май аеда ТР Дәүләт Советында Хөкүмәт сәгате дә узачак. ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиев әлеге мәсьәләнең комитет утырышларында киләчәктә дә күтәреләчәген белдерде. Ул утырышлар муниципалитеталар җитәкчеләре катнашында узарга тиеш. Бүгенгесенә исә алар ни өчендер чакырылмаган иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot