Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
300дән артык хаҗи, Якын Көнчыгышта вазгыять кискенләшү сәбәпле, Россиягә кайта алмый
Мәккә һәм Мәдинәнең (Согуд Гарәбстаны) изге урыннарына хаҗ кылган 300дән артык РФ гражданы Якын Көнчыгышта вазгыять кискенләшү сәбәпле Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Иорданиянең транзит аэропортларыннан Россиягә оча алмый. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең халыкара эшләр һәм хаҗ буенча урынбасары Рушан Әббәсовка сылтама белән хәбәр итә.
«Якын Көнчыгышта вазгыятьнең кискенләшүе халыкара авиаэлемтәләр системасына үзгәрешләр кертте. Хәзер РФ хаҗиларының 300 кешедән торган берничә төркеме Иордания һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең транзит аэропортларыннан оча алмый. Согуд Гарәбстаныннан Мәскәүгә туры рейслар тулаем алганда график буенча бара, әмма тоткарлыклар да күзәтелә», - дип белдерде мөфти Әббәсов.
Аның сүзләренчә, РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми туроператоры «Мөслим Тур» авиакомпанияләрнең вәкилләре белән бергә россиялеләрне Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм Иорданиядәге кунакханәләргә урнаштырган.
«Вазгыять контрольдә. Безнең хаҗилар белән төркем җитәкчеләре дә бар. Якын арада россиялеләр туган илләренә исән-имин әйләнеп кайтыр дип өметләнәбез», - дип искәртте мөфти.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз