Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
300дән артык татарстанлы «Кадрлар» илкүләм проекты буенча укырга кереште
«Кадрлар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасында федераль бюджет акчалары исәбеннән аерым категория гражданнарны, шул исәптән 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнарны, инвалидларны, һәлак булган МХОда катнашучыларның гаилә әгъзаларын, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның эшләмәүче аналарын укыту оештырылган. Бу хакта Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
2024 елда республикада яшәүче 4 385 кеше илкүләм проект буенча белем алды. 2025 елның 8 июленә 321 татарстанлы укый башлаган, тагын 348 кеше укый башлауны көтә.
Чараларда катнашу өчен, белем алырга теләүче гражданнарга, белем бирү программасын һәм оешмасын сайлап, «Россия эше» порталында гариза бирергә кирәк.
Хәзерге вакытта укыту 123 программа буенча алып барыла, алар арасында ИТ-өлкә, мәгълүматлар аналитикасы, пилотсыз очу аппаратларына каршы көрәш буенча белгечлекләр, программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, станокларны һәм ПУ белән манипуляторларны көйләүче, механика җыю эшләре слесаре, электр-газ белән эретеп ябыштыручы һ. б.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз