news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

300дән артык язучы арасында 3 сценарий яза алырлыгы да юк – Рөстәм Сәрвәров

Язучылар бик күп, ә менә сценарийларга мохтаҗлык. Хәтта гади генә татар эстрадасы концертын куярга да сценарийлар юк, ди “Аксу” студиясе җитәкчесе.

300дән артык язучы арасында 3 сценарий яза алырлыгы да юк – Рөстәм Сәрвәров
Султан Исхаков

(Казан, 30 гыйнвар, “Татар-информ” Гүзәл Насыйбуллина). Акча бирелгән очракта да, “Аксу” студиясенең өр-яңа татарча мультфильм ясау мөмкинлеге юк. Төп кыенлык сценарийлар булмауда, дип белдерде "Аксу" продюсерлык үзәге җитәкчесе Рөстәм Сәрвәров "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә. Очрашу татарча мультфильмнарга багышланган иде. Исегезгә төшерәбез, "Аксу" продюсерлык үзәге узган елны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы заказы белән "Фиксики" мультфильмын татарчага тәрҗемә итте. 

Рөстәм Сәрвәров мультфильм ясаучыларның язучылар белән тыгыз элемтәдә булмавын әйтте. “Хәзер менә монда бер өч язучы булса, сикереп торып “Кая йөрисең син?!” дип әйтерләр иде, бәлки. Бардыр да инде ул. Әмма аларны каян табарга? Бәлки, конкурслар оештырырга кирәктер. Бер 20 кеше язса да, алар арасыннан сайлап алырга мөмкин булыр иде”, - ди “Аксу” студиясе җитәкчесе.
 
“Бәлки безгә рус аниматорларын, чит ил аниматорларын чакыртып мастер-класслар ясаргадыр, өйрәтергә безнең яшьләребез дә бар. Бар безнең егетләр – аларны табып, еракка җибәрмичә, аларга ышанып, ярдәм итеп, татар эстрадасына биргән кадәр акчаның әзрәген бирсәләр, бу эш кузгалып китәр иде”, - ди Рөстәм Сәрвәров.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100