news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 сентябрьдә яңа территорияләрнең Россия составына керүе турындагы килешү имзаланачак

Иртәгә Владимир Путин Россия составына Донецк, Луганск халык республикалары, Херсон, Запорожье өлкәләрен кабул итүгә багышланган тантанада катнашачак.

30 сентябрьдә яңа территорияләрнең Россия составына керүе турындагы килешү имзаланачак
kremlin.ru

Владимир Путин җомга көнне яңа территорияләрнең – Донецк һәм Луганск халык республикаларының, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия составына керүе турындагы килешүләрне имзалау тантанасында катнашачак, дип белдерде президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков. Бу турыда «РИА Новости» хәбәр итә.

«Иртәгә Зур Кремль сараенда, Георгий залында, 15:00 сәгатьтә РФ составына яңа территорияләрнең керүе турында килешүләрне имзалау тантанасы булачак. Бу чарада президент Путинның зур чыгышы планлаштырыла», – диде Песков.

Ул билгеләп үткәнчә, бу – президентның Федераль Җыенга юлламасыннан аермалы формат. Юллама үзе соңрак булачак, аның датасы турында алдан хәбәр ителәчәк.

Россия составына керү турындагы мәсьәлә буенча референдумнар 23-27 сентябрьдә Донецк һәм Луганск халык республикаларында, шулай ук Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә узды. Бюллетеньнәрнең 100 процентын эшкәртү нәтиҗәләре буенча ДНРда тавыш бирүчеләрнең 99,23 проценты, ЛНРда – 98,42 процент, Херсон өлкәсендә – 87,05 процент, Запорожье өлкәсендә – 93,11 проценты Россия составына керү өчен тавыш биргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100