news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 сентябрьдә Татарстан педагогларының “XXI гасыр укытучысы” Интернет киңәшмәсе башлана

Киңәшмәнең максаты – җәмәгатьчелекне яңа буын укытучылар тәрбияләү проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыру

(Казан, 29 сентябрь, “Татар-информ”). ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының http://edu.kzn.ru адресы буенча урнашкан белем бирү порталында 30 сентябрьдән алып 16 октябрьгә кадәр педагогларның “XXI гасыр укытучысы” дигән дүртенче республика Интернет киңәшмәсе уза. Киңәшмәнең максаты – җәмәгатьчелекне яңа буын укытучылар тәрбияләү проблемалары турында ачыктан-ачык сөйләшүгә чакыру.
Министрлыктан алынган мәгълүматларга караганда, Интернет киңәшмә 2006 елдан бирле үткәрелә. Быел фикер алышуга икенче буын дәүләт белем бирү стандартларын кертү шартларында укытучының профессиональ компетентлыгын үстерү, укытучы һөнәренең дәрәҗәсен күтәрү, белем бирү учреждениеләренә яшь белгечләрне тарту, укытучының мәгълүмати-аралашу юнәлешендәге компетентлыгын күтәрүдә педагогларның челтәр берләшмәләре роленә кагылышлы мәсьәләләр чыгарыла.
Интернет киңәшмә кысаларында инновацион материаллар бәйгесе узачак. Аларга бәяне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, КДУның мәгълүмати технологияләр үзәге, ТР Мәгарифне үстерү институты, “ТИСБИ” идарә академиясе белгечләре куячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100