news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 ноябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Телне татарлар үзләре сакларга бурычлы, Татарстан укучыларының 70 проценты туган тел буларак өйрәнергә татар телен сайлаган, ялларга салкынайта.

Рөстәм Миңнеханов: Татарча сөйләшергә кирәк, телне татарлар үзләре сакларга тиеш./ Татарстан Президенты Алабугада эшмәкәрләр җыенында катнашучыларны татарча сөйләшергә кыенсынганнары өчен шелтәләде.



Россия Мәгариф министрлыгы төбәкләргә туган телләрне өйрәнү буенча аңлатма юллады./ Республика мәктәпләрендә уку планнары ата-аналарга һәм укучыларга сайлау хокукын гарантияләргә тиеш, диелгән министрлык хәбәрендә.



Татарстанда укучыларның 70 проценты туган тел дәресендә өйрәнү өчен татар телен сайлаган./ Ата-аналарның 30 проценты үз балаларына «Туган тел» предметы кысаларында рус телен өйрәтергә тели.



Камил Сәмигуллин Мәүлидне билгеләп узуга карата фикерен белдерде./ Елына бер булса да Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм килүенә шатланырга тиешбез, ди ул.



"Ай, былбылым” халык җыры анимацион мюзиклда урын алачак./ Ренат Ибраһимов миллион долларга төшәчәк тулы метражлы пластилин мультфильм эшләтәчәк.



Татарстан чаңгычылары Россия кубогы ярышларында тулы составта катнаша./ Хакасиядә Кубок ярышларының беренче этабы старт ала.


 Татарстанда ял көннәрендә кар явачак./ Шимбә төнге температура минус 3 тән минус 8 градуска, аязган вакытта минус 12 градуска кадәр җитүе көтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100