news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 августта Кабан күле яр буенда узачак «Милли кием» фестивале программасы билгеле

30 августта, Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көнендә, Түбән Кабан күле яр буенда «Милли кием» фестивале узачак. Казанлылар бәйрәмгә милли яки милли төсмерләрне чагылдарган киемнәрдә килә ала, аларга чулпы һәм билбау бүләк итәчәкләр. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Чара үткәрелү сәбәпле Мәрҗани урамы җәяүлеләр урамына әйләнәчәк, бәйрәм программасы 13:00 сәгатьтә башлана.

Милли модага булган күзаллауны үзгәрткән дизайнерлар һәм брендлар продукциясе белән маркетта танышырга мөмкин булачак. Шулай ук бәйрәмдә казанлылар киемнәренә татар орнаментының яңа вариантын – лалә чәчәген төшерә алачак. Проектның авторы – Казан рәссамы һәм каллиграф Назим Исмәгыйлев. Моннан тыш, «Милли кием»гә килүчеләр өчен фуд-корт та оештырыла.

Шулай ук бәйрәм программасына «XIX-XX гасырлар чигендә татар хатын-кызы дөньясы» һәм «Татар ир-егете дөньясы» экскурсияләре дә кертелгән. Шулай итеп, ТР башкаласында яшәүчеләр киемнән кешенең статусын, яшен һәм дәрәҗәсен ничек билгеләүләрен белә алачак. Экскурсияләр 13:00 һәм 15:00 сәгатьтә Мәрҗани ур., 8 адресы буенча урнашкан рестораннан башлана.

13:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр бәйрәм мәйданчыгында мастер-класслар узачак. Күнчелек һәм туку буенча дәресләрне татар һөнәрләре мәктәбе үткәрә. Чәк-чәк музее вәкилләре чокерларны ничек милли итеп булуы турында сөйләячәк.

19:30 сәгатьтә Галиәскәр Камалның легендар «Беренче театр» пьесасы буенча Айдар Җәббаров режиссерлыгында фэшн-уку башлана. Укуда артист һәм хореограф, «Алтын битлек» иясе Нурбәк Батулла, PR-менеджер һәм журналист Габделхәмит Гәрәев, рәссам Радик Мусин, блогер һәм стилист Алия Мифтахова, шулай ук автор-башкаручы Фәүзия катнаша.

Бәйрәм ахырында Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры оркестры чыгыш ясаячак. Шулай итеп, 17:00 сәгатьтә дөнья классикасы шедеврларын Stellart Trio коллективы уйный, ә 18:00 сәгатьтә фестиваль кунакларына «Театр & Музыка. Яхин» дигән спектакль күрсәтелә. 19:00 сәгатьтә фортепиано концерты уза, ә 20:15 сәгатьтә Show Electra тамаша-программасы старт ала, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100