news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
30 нчы август көнне 4 меңнән артык милиция хезмәткәре хокукый тәртип өчен җавап бирәчәк
Рафил Ногманов: “Масштаблы вакыйгаларны үткәрүгә аеруча җитди карыйбыз”
Скопировать ссылку
(Казан, 28 август, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). 30 нчы август көнне Казанда 4,5 мең тирәсе милиция хезмәткәре хокукый тәртип сагында торачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында онлайн режимында узган видеоконференциядә Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары, җәмәгать иминлеге милициясе башлыгы, генерал-майор Рафил Ногманов хәбәр итте.
“30 нчы август бәйрәмендә тәртип саклауга һәрвакыт җитди һәм җаваплы булдык. Бу көнне Казан урамнарында башкала халкы һәм шәһәр кунаклары бик күпләп йөри. Әмма дөньяда булып торучы соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә, мондый масштаблы вакыйгаларны үткәрүгә аеруча игътибарлы һәм сакчыл карыйбыз. Шуңа да карамастан, милиция хезмәткәрләре бәйрәмне имин һәм тыныч уздыруга әзер”, - дип ышандырды Рафил Ногманов.
Министр урынбасары әйтүенчә, хокук сакчылары бәйрәм программасында каралган барлык чараларда да катнашачак. Алар Хәйриячегә һәйкәл ачу, Г. Тукай исемендәге премияләр тапшыру, Боз сарае ачылышы тантаналарында хокукый тәртип өчен җавап бирәчәк. “Быел үзәк урамда М. Вахитов һәйкәле каршында рок-төркемнәр чыгышы көтелә. Көндезге 12 дән 22 сәгатькә кадәр халыкара рок-концертта да яшьләр күпләп тупланачак. Төп игътибарны нәкъ менә шунда тынычлык тәэмин итүгә юнәлдерәчәкбез”, - дип белдерде Рафил Ногманов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot