Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
30 мең сум хезмәт хакы алган россиялеләрне салым түләүдән азат итәргә тәкъдим итәләр
Депутатлар хезмәт хакы 30 мең сумнан артык булмаган россиялеләргә салымны гамәлдән чыгарырга тәкъдим итә. Закон проектын Леонид Слуцкий җитәкчелегендә ЛДПР парламентарийлары тәкъдим итә.
ЛДПР җитәкчесе ассызыклаганча, аларның парламентарийлары кибетләрдә бәяләрнең, торак-коммуналь хуҗалык тарифларының ничек тиз үсүен, даруларның ничек кыйммәтләнүен күрә.
«Әгәр кешенең хезмәт хакы 30 мең сум булса, ул «коммуналка» өчен түли, азык-төлек, иң кирәкле әйберләр сатып ала һәм — бетте, акчасы калмый. Димәк, кеше «хезмәт хакыннан хезмәт хакына кадәр» яши, дип ачыклый спикер. Нәкъ менә шуңа күрә ул ай саен мондый керемнең 13 процентын алуны кешелексезлек дип саный. Әгәр дә аена 30 мең сумнан түбән хезмәт хакы алган россиялеләрне салым түләүдән азат итсәк, бу аларның хәлен җиңеләйтәчәк», - дип Слуцкий сүзләреннән цитата китерә ТАСС.
Закон проектының максаты — халыкның икътисади яктан якланмаган катламнары өчен тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен салым йөкләмәсен киметү.
Моннан тыш, парламентарийлар фикеренчә, инициатива илдә икътисади активлык дәрәҗәсен арттыруга ярдәм итәчәк. Салымнан азат итү гаилә бюджетын арттырачак, шулай ук ихтыяҗ дәрәҗәсен һәм базар конкуренциясен арттырачак дип фаразлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз