news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

30 мең сумнан күбрәк бурычы булганнарны Россиядән читкә чыгармаячаклар

Бүгенге көндә приставлар карары буенча Татарстанда чит илгә чыгуда хокуклары чикләнгән 68дән артык бурычлы исәпләнелә.

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»).1 октябрьдә бурыч аркасында чит илгә чыгуны чикләү белән бәйле канунга үзгәрешләр керде. Аның нигезендә суд пристав-башкаручы 30 мең сумнан артык бурычы булганнарны чит илгә чыгу хокукын вакытлыча чикли ала. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә.

Әлеге чара алимент бурычы булганнарга, сәламәтлеккә зыян салыну яки тәрбияләүченең үлеме белән бәйле зыян салыну, шулай ук милек яки мораль зыян буенча бурычларга кагылмый. Күрсәтелгән төркем бурычлылар өчен чит илгә чыгу буенча вакытлыча чикләү элеккечә – 10 мең сум кала.

Бүгенге көндә приставлар карары буенча Татарстанда чит илгә чыгуда хокуклары чикләнгән 68дән артык бурычлы исәпләнелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot