Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
30 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Татарстанда юеш кар көтелә, Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс”ны Гагарин Кубогы алуы белән котлады, Тинчурин театры бинасына давыл зыян китергән.
Илшат Сәетовның “Россиядә һәм Төркиядә сәяси маркетинг технологияләре” китабы чыкты / Сәясәт фәннәре кандидаты китапның әһәмияте, эчтәлеге турында сөйләде.
“Татнефть” Директорлар советы 2018 елның беренче кварталына йомгак ясады / Өч ай эчендә “Татнефть” 7 млн 13 мең тонна нефть чыгарган. 138 нефть чыгаручы яңа скважина һәм 40 басым ясаучы скважина гамәлгә кертелгән.
Быел Татарстанда 28 авыл клубы сафка басачак / Объектларда сентябрь-октябрь айларына эшләр төгәлләнергә тиеш.
Бүген Хәния Фәрхи тууына 58 ел тулды / Татар эстрадасы йолдызы 2017 елның 27 июлендә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды.
Казанда кызлар өчен татар мәктәбе булдырылачак / Аны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте гамәлгә куя.
Татарстанда татар теле дәресләре бирә торган мәчетләр саны артачак / Һәр кешенең бушлай татар телен өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен тырышачакбыз, диде Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Башкортстан язучыларының "Изгелек эстафетасы"на татар әдипләре дә кушылды / Чараның максаты – Рамазан аенда олы яшьтәге әдипләргә ярдәм күрсәтү.
Татарстанда юеш кар көтелә / 31 майда һәм 1 июньдә республикада кискен салкынайтачак.
Тинчурин театры бинасына давыл зыян китергән / Театр бер атнага ябыла, алынган билетлар гамәлдә кала.
Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гарасат китергән зыян турында сөйләде / Казанда начар һава шартлары аркасында 27 мең кеше утсыз калган.
Рөстәм Миңнеханов “Ак Барс”ны Гагарин Кубогы алуы белән котлады / Казан Кремлендә Казан клубы хоккейчылары, тренерлары һәм персоналлары тантаналы төстә кабул ителде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз