news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 мартта балаларны беренче сыйныфка алу буенча кабул итү кампаниясе башлана

30 мартта балаларны беренче сыйныфка алу буенча кабул итү кампаниясе башлана. Фаразлар буенча, 2023 елда Татарстанда 53 меңнән артык бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уку йортлары 30 марттан 30 июньгә кадәр мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче, шулай ук өстенлекле, беренче чираттагы яки чираттан тыш хокукка ия балалар өчен документлар кабул итә башлый. Әгәр сезне ниндидер сәбәпләр белән теркәлү урыны буенча якындагы мәктәп канәгатьләндермәсә һәм балагыз өчен башка райондагы уку йортын белешеп куйсагыз, ул чагында 6 июльгә кадәр көтәргә туры киләчәк.

Мәктәп җитәкчелеге сыйныфлар тулысынча комплектланган, ягъни буш урыннар булмаган очракта гына баланы кабул итүдән баш тарта ала. Документлар буш урыннар тулганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.

Кызганыч ки, баланы бирергә теләгән мәктәптә урыннар саны анда укырга теләүчеләр саныннан азрак булган очраклар да бар. Бу очракта яшәү урыны буенча Мәгариф идарәсе органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар ата-аналарга баласын башка мәктәпкә урнаштыруда ярдәм итәргә тиеш.

Мәктәп җитәкчелеге иң элек барлык документларны кабул итә, җентекләп тикшерә һәм шуннан соң гына өч эш көне эчендә (ягъни 30 июньнән соң, агымдагы елның 1-5 июлендә) директор баланы беренче сыйныфка алу турында боерык чыгара. Бу бары тик мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче һәм балалары мәктәпкә кабул иткәндә өстенлеккә ия булган гаиләләргә генә кагыла.

Әгәр сез гариза һәм документларның тулы пакетын 6 июльдән соң тапшыргансыз икән, ул чагында уку йорты баланы мәктәпкә алу турындагы боерыкны документларны кабул иткәннән соң 5 эш көне эчендә чыгарырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100