news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда Кадетларның III слеты булды, Р.Миңнуллин исемендәге I шәһәрара конференция үткәрелде, 2018 елның җәе коры киләчәк.

Кадетлар хәрәкәте сәламәт һәм нык буын үстерергә мөмкинлек бирә – Алексей Песошин/ Татарстан Премьер-министры кадетларның өченче слетының ачылыш тантанасында катнашты.



Һәвәскәрләрнең авыл тарихы турындагы хезмәтләрен галимнәр бәяләргә тиеш/ Авторларга “Гомумтатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте” ярдәм итәчәк, ди Данис Шакиров.



Кем өчен иҗат иткәнемне үзем дә белмим – Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин/ Казанның 88нче урта мәктәбендә Укытучыларның һәм укучыларның Роберт Миңнуллин исемендәге I шәһәрара конференциясе үтте.



Татарстанда 2018 елның җәе кызу һәм коры булачак – галим/ Татарстан фәнни-тикшеренү институты галиме Олег Шайтанов сүзләренчә, җәйнең иң кызу чоры август һәм сентябрьгә туры киләчәк.



Синоптик бакча эшләренә 25 майдан да иртәрәк чыкмаска куша/ Галим Олег Шайтанов күзәтүләре буенча, соңгы дистә ел эчендә кыраулар 10-20 май аралыгында төшкән.


Иртәгә XXXI Нуриев фестивале спектакльләренә билетлар сатыла башлый/ Билетларның бәясе 500 сумнан 3000 сумга кадәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100