news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

30 июльдә «Татмедиа» бинасы янында «Татарстанның яшел аптекасы» дигән китап тәкъдим ителә

30 июльдә 15.00 сәгатьтә «Татмедиа» бинасы (Декабристлар урамы, 2) янында «Татарстанның яшел аптекасы» дигән китап тәкъдим ителәчәк. Бу - безнең яклардагы үләннәр турында беренче кулланма, дип хәбәр итә Татарстан китап нәшрияты матбугат хезмәте.

Очрашуда фитотерапия осталары Фирая Захарова һәм Оксана Добронравова белән сөйләшергә, Татарстанда үскән үләннәрдән әзерләнгән чәйләрне авыз итәргә мөмкин. Һәм иң мөһиме – китапны 50 процент ташлама белән алып булачак.

Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot