news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 илдән килгән иң яхшы Коръән-хафизлар Мәскәүдә очраша

6-8 ноябрьдә Мәскәүдә XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесе узачак. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман дөньясындагы иң зур мәдәни һәм дини вакыйганы РФ мөселманнары Диния нәзарәте Катар Дәүләтенең Вакыфлар һәм ислам эшләре министрлыгы белән хезмәттәшлектә оештыра. Бәйгедә 30дан артык илдән килгән Коръән-хафизлар катнаша.

Чара 6-7 ноябрьдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә узачак. Керү ирекле.

8 ноябрьдә «Космос» кунакханәсенең концертлар залында XXII Мәскәү халыкара Коръән укучылар бәйгесен ябу тантанасы була. Тамашачылар игътибарына «Коръән хәзинәсе» дип аталган театральләштерелгән постановка тәкъдим ителәчәк. Ул, Коръәннең тирән мәгънәләрен ачып һәм мавыктыргыч сәфәргә юл тоткан балыкчылар тарихы турындагы тарих аша Катар мәдәнияте белән таныштырып, Изге китап сәхифәләре буйлап кызыклы сәяхәткә чакыра.

Күркәм гадәткә кергәнчә, тантана барышында тамашачылар арасында хаҗга һәм гомрәгә (кече хаҗ) юлламалар уйнатылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100