Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанга Халыкара кулланучылар кооперациясе форумына 30 илдән делегат килергә тели
30 дәүләт, нигездә БДБ илләре вәкилләре, Казанда Халыкара кулланучылар кооперациясе форумында катнашырга теләк белдергән. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюсында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов хәбәр итте.
«Форумда барлыгы 50 ил тәкъдим ителер дип уйлыйм. Бу эш белән хәзер Россия Федерациясенең Үзәк берлеге шөгыльләнә», - дип сөйләде ул.
Шәймәрданов сүзләренчә, форумга Халыкара кооператив альянс президенты Ариэль Гуарко килергә планлаштыра.
Моннан тыш, чарада бөтен Россиядән региональ Кулланучылар җәмгыятьләре җитәкчеләре катнашачак, дип билгеләп үтте ул.
Кулланучылар кооперациясенең халыкара форумы Казанда 8 июльдән 10 июльгә кадәр узачак. Ул Россия Кулланучылар кооперациясе системасының 195 еллыгына һәм Татарстан кулланучылар берлегенең 110 еллыгына багышланачак. Быелгы Форумның темасы «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» дип атала. Чараны үткәрү «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проекты максатларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз