news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда алдагы ялларда -30 градуслы салкыннар көтелә

Татарстанда алдагы ялларда -30 градуслы салкыннар көтелә
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

17 гыйнварда төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә һава температурасының кискен түбәнәюе көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Кайбер районнарда термометрның терекөмеш баганасы -25..-31 градуска кадәр төшәчәк. Казанда түбән урыннарда һава температурасы -25..-27 градус тәшкил итәр дип фаразлана.

Элегрәк Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә мондый салкыннарда янгыннар һәм аварияләр куркынычы арта дип кисәткәннәр иде. Идарәдә шулай ук иминлек чаралары турында да искәрттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot