news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 елга якын ЗАГС мөдире булып эшләгән Зөлфия Әхмәтшина: “Хәзер туйлар шоуга әйләнде“

Туйдагы шаһит-шаһидәләр язылышуны теркәүдә дә үз өсләренә җаваплылык алалар иде, ди белгеч.

(Казан, 10 апрель, "Татар-информ", "Саба таңнары", Зәмирә Сәмигуллина). 30 елга якын районда гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире булып эшләгән Зөлфия Әхмәтшина: “Хәзер туйлар шоуга әйләнде“ дип белдерде.

ЗАГС хезмәте үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шул уңайдан, 30 елга якын районда гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире булып эшләгән Зөлфия Әхмәтшина белән ул эшләгән чордагы кайбер вакыйгаларны искә төшердек.

– Без эшләгән вакытта Теләче һәм Саба районнары бергә иде, димәк, эш күләме зуррак. Ул вакытта 36 авыл советы белән эшләдем. Мин эшкә кергән елларда язылышу Саба авыл советында барды. Документлар, аларны рәсмиләштерү эшендә хәзер уңайлыклар күбрәктер. Мисалга, исем-фамилия алыштыруны гына алыйк. Хәзер пошлина түлисең дә, кыска гына срокта алмаштыралар да бирәләр. Ә элек документны җыеп, Казанга идарәгә тапшыра идек, аларның карау нәтиҗәсен эчке эшләр бүлегенә җибәрәбез, хөкем ителмәгәнме-юкмы икәнен тик­шерәләр, аннан соң кабат шул документларны идарәгә илтәбез. Исем алыштыручылар ул вакытта да бар иде. Хәзер күбрәк дин белән бәйләп алыштыралар. Элек ике исемле кешеләр күбрәк очрады. Мулла берне кушкан, таныклыкка башка исем язылган. Паспортта бертөрле, таныклыкта башкача язылган исемнәр дә еш очрады. Мисалга, паспортта Кәрим, таныклыкта Галим дип язылган. Паспортка әтисенең исеменнән фамилия ясап язылган, ә төптә әтисенең фамилиясе белән язылган. Шундый буталчыклар еш булды. Советлар Союзы вакытында күбрәк яңа исемнәр кушылды. Галия, Алия, Тимур, Роберт, Альберт, Рафаэль исемнәрен бик күп куштылар. Хәзер күбрәк иске исемнәргә игътибар итәләр бит. Берара Бразилия фильмнарындагы исемнәрне кушучылар да булды. Бер малайга шул фильмнан ят исем кушканнар иде, мәктәп чорында исемен кабат алыштырды. Ай кушылган исемнәрне үзгәртүчеләр, миң чыгу сәбәпле исемен үзгәртүчеләр дә күп иде ул чорда.

– Катнаш никахлар теркә­гә­негез булдымы?

– Советлар Союзында катнаш никахлар күп иде, менә дигән яшәделәр. Рус-татар, чуваш-татар, удмурт-татар гаиләләре күп булды ул елларда. Аларның күбесе эшкә кайткан башка милләт егет-кызлары иде, барысы да татар телен өйрәнделәр.

– Аерылышулар элек күбрәк идеме, хәзерме?

– Аерылышулар элек булмады, дип әйтә алмыйм. Ул елларда да булды. Мин аерылырга килгән яшьләргә, кызлар кияүгә барганда кемгә чыкканын белеп чыга, тормыш итә башлагач та, ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк, дип әйтә идем. Хәзер дә шул фикеремдә калам. Хәзер яшьләрнең каенана белән торасы килми. Бәлки шулай кирәктер дә, мин моның белән килешәм. Килеп хәл белешеп, ярдәм итешеп торсалар да, ике як өчен дә әйбәт. Аерым яшәсәләр дә, олыларга хөрмәт кенә кирәк.

Элек туйлар бүгенгедән аермалы буларак, Комсомол туйлары, аракысыз туйлар уздыралар иде. Туйларда шаһит-шаһидәләргә зур җаваплылык төште. ЗАГСта да алар яшь парның язылышу көнен раслап имза куялар иде. Шаһит-шаһидәләрне егет белән кыз иң якын дуслары арасыннан сайлап ала. Алар туйны алып бару өчен генә түгел, әйткәнемчә, язылышуны теркәүдә дә үз өсләренә җаваплылык алалар иде. Хәзер ул әйбер юк. Соңгы елларда туйлар да авыл өйләрендә узмый бит инде, булса да бик сирәктер. Хәзер туйлар заманага ияреп, шоуга әйләнеп бетте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100