Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
30 елдан артык гомерен «Өмет» газетасына багышлаган Исхак Хәлимов юбилеен бәйрәм итә
«Иң авыр елларда да газета татар халкы мәнфәгатьләрен яклап, тел, дин һәм мәдәният мәсьәләләрен күтәреп чыгу белән бергә ил һәм төбәк хакимияте сәясәтен дә дөрес яссылыкта чагылдыра алды», - дип яза Рәмис Сафин.
(Казан, 10 гыйнвар, «Татар-информ»). Ульяновск татарлараның «Өмет» газетасында Ульяновск татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы Рәмис Сафинның «Җырлап узмаган гомер» дип аталган язмасы чыкты.
Кай арада биш ел узып та киткән-әле кайчан гына Исхак Хәсибулловичның ярты гасырлык гомер бәйрәмен зурлап билгеләп уздык. Инде менә тагын биш ел узып та киткән-быел аңа 55!
Исхак Хәлимов 55 еллык гомеренең 30 елдан артыгын өлкәбезнең горурлыгы булган «Өмет» газетасына багышлаган кеше. Вакыт әле 25 е дә тулмаган егетнең өлкә татар газетасына баш редактор итеп билгеләнүен ул чактагы өлкә партия җитәкчелегенең дөрес карар кабул итүен раслады. Алай гына да түгел, еллар узгач газетаның башка басмалардан беренчеләрдән булып «Халыклар дуслыгы» медале белән бүләкләнүе дә редакция коллективының ышанычлы кулларда икәнен дәлилләде. Иң авыр елларда да газета татар халкы мәнфәгатьләрен яклап, тел, дин һәм мәдәният мәсьәләләрен күтәреп чыгу белән бергә ил һәм төбәк хакимияте сәясәтен дә дөрес яссылыкта чагылдыра алды.
Өч дистә елдан артык газета битләрендә төбәктәге татар тарихы, милләт язмышы һәм аның танылган шәхесләре нәкь менә әлеге газета битләрендә киләчәк буыннар өчен сакланып калачак. Бер сүз белән әйткәндә, «Өмет» ХХ нче гасыр азагы һәм ХХI нче гасыр башындагы Сембер-Ульяновск татарларының тарихи елъязмасы булып тора. Әлбәттә, бу чорларда илебездәге зур үзгәрешләр, иҗтимагый тормыштагы сәяси вакыйгалар һәм экономик яктан тотрыксызлык редакция эшчәнлегендә дә эзсез узмады. Ләкин Исхак Хәлимовның алдагы көнне дөрес күзаллавы, җилнең кай тарафтан исүен тирәнтен тоемлавы һәм иң мөһиме хакимият вәкилләре, җирле автономия белән уртак тел табып сөйләшә белү сәләте газетаны бик авыр елларда да саклап калырга мөмкинлек бирде.
Озак еллар дәвамында аның татар матбугатындагы зур иҗади хезмәтләре һәм милли иҗтимагый тормыштагы актив эшчәнлеге өчен Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре һәм Ульяновск өлкәсенең атказанган матбугат хезмәткәре дигән мактаулы исемнәр бирелү дә ике төбәк җитәкчеләре тарафыннан бүгенге юбилярга иң зур бәя. Киләчәктә дә дустым, каләмдәшем һәм фикердәшем Исхак Хәсибулла улына яңа иҗат уңышлары, яңа җиңүләр, саулыклы озын гомер насыйп булсын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз