news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 августта «ТНВ» каналында Республика көне телемарафоны була — программа

Концертта Салават, NILETTO, «Dabro» төркеме, Niletto, Валерий Сюткин, «Дабро» төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме хедлайнерлар булачак.

30 августта «ТНВ» каналында Республика көне телемарафоны була — программа
Рамил Гали

(Казан, 28 август, «Татар-информ»). 30 августта «ТНВ» каналында иртәнге алтыдан кичке унга кадәр «Туган көнең белән, Республикам! С Днем рождения, Татарстан!» телемарафоны булачак. Көн дәвамында «Без — татарлар» фильмы күрсәтелә, концертлар була. Бу турыда каналның матбугат хезмәте хәбәр итте.

7:00 сәгатьтә «Тарихлы да, яшь тә син Татарстан» (Исторический и молодой — наш Татарстан) концертының турыдан-туры трансляциясе булачак. Концертта Салават, Винера Ганиева, Раяз Фасыйхов, Эльмира Кәлимуллина, Алсу Әбелханова, Римма Ибраһимова, Резидә Шәрәфиева, Айдар Рәкыйпов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Эльза һәм Артур Исламовлар, Зөфәр Хәйретдинов һәм башка татар эстрадасы артистлары чыгыш ясый.

10:10 сәгатьтә Камал театры каршындагы мәйданда узачак «Играй, гармонь!» «Уйнагыз, гармуннар!» фестиваленнән турыдан-туры трансляция алып барыла. Шулай ук Иске Татар бистәсендә «Казан сөлгесе» проекты кысаларында иң яхшы фольклор коллективы чыгышларын күзәтеп була.

13:10 сәгатьтә «Без — Татарлар» «Мы — татары» фильмы күрсәтелә. Фильм татарларның барлыкка килү тарихын, аларның борынгыдан алып бүгенге көнгә кадәр эшчәнлеге турында сөйли. Шулай ук төрле илләрдә яшәүче ватандашларыбызның тарихы турында сүз алып барыла.

15:00 сәгатьтә «Наше время — Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты республика фестиваленең концерт программасы күрсәтелә.

15:30 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янында зур концерт марафоны башлана. Концертта Валерий Сюткин, NILETTO, «Dabro» төркеме, Сергей Безруков һәм «Крестный папа» төркеме, Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов чыгыш ясый.

20: 30 сәгатьтә ачык һавада «Казан көзе» опера фестивале узачак. Зур театр солисты Игорь Головатенко һәм Альбина Шаһиморатова чыгыш ясый.

Бәйрәм концерты 22: 00 сәгатьтә Казансу акваториясе өстендә салют белән тәмамлана. Шунда ук Салават башкаруында «Мин яратам сине, Татарстан» җыры яңгыраячак.

Республика көне уңаеннан ТНВ телеканалы Instagram челтәрендә конкурс оештырды. Һәр катнашучы Казан өстеннән самолетта очу өчен сертификат ота ала. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100