news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

30 августта Татарстанда яңгыр һәм +22 градуска кадәр җылылык көтелә

30 августта Татарстанда яшәүчеләрне алмашынучан болытлы һава көтә. ТР Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, көндез урыны белән яңгыр явуы фаразлана.

Җил көньяк-көнбатыштан, секундына 5-10 метр тизлектә исәчәк, урыны белән аның тизлеге 13 метрга кадәр көчәячәк.

Көндез термометр баганалары +17..+22 градуска кадәр күтәреләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot