news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

30 августта Казанда йөз гармунчы белән флешмоб була

Татарстан башкаласында «Уйнагыз, гармуннар!» XXXV Республика халык иҗаты бәйрәме башлана.

30 августта Казанда йөз гармунчы белән флешмоб була
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). «Уйнагыз, гармуннар!» республика бәйрәме кысаларында Казанда гармунчылар флешмобы уза. Бу хакта Традицион мәдәниятне үстерү үзәге хәбәр итә.

30 августта Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» XXXV Республика халык иҗаты бәйрәме старт ала. Быел бәйрәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган.

Бәйрәм Камал театры алдындагы мәйданда 11.00 сәгатьтә башлана. Татарстанның 43 районыннан килгән 100 гармунчы уйнап торачак. Алар арасында фольклор ансамбльләре дә бар.

Фестивальнең хедлайнерлары — Хәмдүнә Тимергалиева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Рөстәм Асаев, Ришат Төхвәтуллин, Гүзәл Уразова, Илдар Хәкимов һәм башкалар.

Бәйрәм флешмоб рәвешендә дәвам итәчәк — гармунчылар Бауман урамы буйлап узып 1 Май мәйданына күтәреләләр. Моны мәдәният министры Ирада Әюпова эстафета тапшырылуга тиңләде.

«Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты бәйрәме 1985 елдан бирле үткәрелә. 30 август Татарстан Республикасы көне итеп билгеләнгәннән бирле әлеге бәйрәм шушы көнне була.

news_right_1
news_right_2
news_bot