news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

30 августта Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале үтәчәк

30 августта Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале үтәчәк
Фото: © «Татар-информ»

30 августта Казанда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале үтәчәк. Быел бәйрәм 41 нче тапкыр узачак һәм ул Татарстан Республикасы көненә багышланган төп вакыйгаларның берсенә әверелер дип көтелә. Республикабызның һәм Россиянең төрле төбәкләреннән меңнән артык катнашучы — гармунчылар, баянчылар һәм үзешчән коллективлар — Татарстан башкаласы урамнарына җыелачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел концерт программасында беренче тапкыр гармунчылар гаиләләре һәм династияләре дә катнашачак. Сәхнәгә халык сәнгате традицияләрен дәвам итүче 40 тан артык яшь гармунчы бала чыгачак. Бәйрәм профессиональ артистлар чыгышларын халык күңел ачулары, һөнәри остаханәләр белән берләштерәчәк.

Сәгать 11:00дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры янында башланып китәчәк. Анда ТР халык артистлары Гүзәл Уразова һәм Зәйнәп Фәрхетдинова, җырчы Ришат Фазлиәхмәтов, ТР Дәүләт фольклор музыка ансамбле һәм татар сәхнәсенең башка йолдызлары чыгыш ясаячак.

Театр янәшәсендә уникаль иҗади мәйданчык (арт-кластер) ачылачак. Анда осталар традицион татар һөнәрләрен күрсәтәчәкләр: чигү, йон басу, агач кисү, чүлмәк ясау, тукучылык һәм челтәр үрү. Һәркем кулдан ясалган уникаль эшләнмәләрне сатып ала алачак.

Гармунчылар колоннасы Тинчурин театрыннан Кабан күле буйлап Камал театры Амфитеатрына кадәр барачак. Бу — грандиоз акция вакытында шәһәр урамнары тере музыка һәм халык җырлары белән тулыр дип көтелә.

«Уйнагыз, гармуннар!» фестивале — ул гади концерт кына түгел, ә буыннарны һәм халыкларны берләштерүче җанлы традиция. Ул инде 40 елдан артык уза һәм халык иҗатын күрсәтү өчен иң борынгы мәйданчыкларның берсе булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot