news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

30 августта Казанда РФ Президенты призына Россиядәге иң дәрәҗәле ат чабышлары узачак

30 августта Казан ат спорты, шулай Шәһәр һәм Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү үзәгенә әвереләчәк. Казан ипподромында (Альберт Камалиев проспекты, 27/1) РФ Президенты призына Россиядәге иң абруйлы ат чабышлары узачак. Казан бу ярышларны ике тапкыр (2005 һәм 2011 елларда) кабул итте.

Бәйгедә илебезнең 28 төбәгеннән 190 ат катнаша. Кунаклар 15 узышны тамаша кыла алачак, алар арасында иң дәрәҗәлесе – РФ Президенты призына, Татарстан Республикасы Рәисе призына, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты призына һәм Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына ат чабышлары. Бәйгенең гомуми приз фонды 38 миллион сум тәшкил итә.

Ипподром бу көнне гаилә белән ял итү үзәгенә әвереләчәк. Кунаклар өчен күңел ачу программасы әзерләнгән: татар эстрадасы йолдызлары Раяз Фасыйхов һәм Гөлназ Асаева чыгышлары, Татарстанның халык артисты Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры концерты көтелә. Ат чабышларын танылган спорт комментаторы Дмитрий Губерниев алып барачак.

Балалар өчен бушлай мастер-класслар, атларда һәм пониларда йөрү зоналары, шулай ук интерактив аттракционнар оештырыла. Бәйгегә килүчеләрне Татарстанның милли һөнәрчеләре һәм фермер продукциясе ярминкәсе көтә.

Параллель рәвештә, 29-30 августта, Ат спорты буенча республика спорт мәктәбе манежында конкур буенча Татарстан Республикасы Рәисенең III призына халыкара турнир узачак. Төрле катлаулылыктагы 11 маршруттан торган ярышларда Россиянең 12 төбәгеннән, шулай ук Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Литвадан килгән 160 ат катнаша. Турнирның приз фонды 6,5 миллион сум тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot