news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 августта Казанда «Наше время - Безнең заман» фестивале чыгышлары тәкъдим ителәчәк

30 августта Казанда «Наше время - Безнең заман» фестивале чыгышлары тәкъдим ителәчәк
"Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең матбугат үзәге

«Наше время - Безнең заман» фестиваленең иң яхшы чыгышлары 30 августта Казанда тәкъдим ителәчәк.

«Бәйрәм концерты Камал театры каршындагы мәйданда 13:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькә кадәр узачак. «Наше время - Безнең заман» эшче яшьләр иҗаты ачык республика телевизион фестиваленең җиңүчеләре һәм лауреатлары 45 номер тәкъдим итәчәк», дип хәбәр итә фестивальнең матбугат үзәге.

Концерт фестиваль гимны һәм барлык катнашучылар парады белән башланачак. Бу көнне «КАМАЗ» (Чаллы), «Аммоний» (Менделеевск), «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Казан дәүләт казна дары заводы, «Татнефть» (Әлмәт), «Татэнерго» (Зәй), С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының «Туполев» ҖАҖ филиалы, «Таттелеком», «Түбән Кама Нефтехим» (Түбән Кама) һәм республиканың башка әйдәп баручы предприятиеләр иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.

Алар узган еллардагы иң яхшы номерларын, шулай ук өр-яңа җырларын һәм биюләрен тәкъдим итәчәк. Концерт барлык катнашучыларның «Мин яратам сине, Татарстан» җырына уртак чыгышы белән тәмамланачак.

Оештыручылар тантанада Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов, ТР Президенты каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, ТР Һөнәр берлекләре федерациясе рәисе Елена Кузьмичева, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты ректоры Роза Әхмәдиева һәм башкалар катнашыр дип көтелүен әйтә.

Концертның онлайн-трансляциясен «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең рәсми YouTube-каналында карарга була.

Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов ассызыклаганча, 30 августтагы традицион концерт гомумреспублика бәйрәменең бизәге генә түгел, ә эшче һөнәрләрне пропагандалау мәйданчыгы да булып тора.

  • «Наше время - Безнең заман» фестивале Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы инициативасы белән үткәрелә. Проектның авторы – Татарстан Республикасының «Созвездие-Йолдызлык» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы. Фестиваль ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясе эгидасы астында уза.
  • Эшләүче яшьләр – Татарстанда иң күпсанлы яшьләр аудиториясе. 700 меңнән артык яшь егет һәм кыз республика предприятиеләрендә һәм оешмаларында хезмәт куя. «Наше время - Безнең заман» фестивале ярдәмендә аларның иҗади үсеше өчен шартлар тудырыла.
  • Фестиваль 2013 елдан башлап, 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге төрле тармак предприятиеләрендә һәм оешмаларында эшләүче яшьләр өчен үткәрелә.
  • Хәзерге вакытта X «Наше время – Безнең заман» фестиваленә гаризалар кабул итү кампаниясе дәвам итә, ул 15 сентябрьгә кадәр барачак. Гаризалар фестивальнең bzzm.ru рәсми сайтында калдырырга мөмкин
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100