news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 августта Казанда җәмәгать транспорты төр уртасына кадәр йөри

Бәйрәм көнендә җәмәгать транспорты 23 сәгать 30 минутка кадәр йөриячәк.

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). 30 августта, Татарстан Республикасы һәм Шәһәр көне уңаеннан Казан метрополитены көчәйтелгән режимда төн уртасына кадәр эшләячәк. Шулай ук 5нче трамвай маршрутында трамвайлар саны 18гә кадәр җиткереләчәк, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Декабристлар урамы буенча йөрүче 6, 15, 22, 28, 28а, 29, 35, 35а, 37, 47, 74, 74а, 75, 89, 98 нче номерлы автобус маршрутлары саны да арттырыла.

Бәйрәм чаралары тәмамлангач (21.00) махсус җәмәгать транспорты (70 данәдә) Декабристлар урамы 2нче йорт яныннан (Энергоуниверситет тукталышы) Ибраһимов проспекты юнәлешенә 42 автобус: маршрутлар: 45, 60, 18, 6, 15, 36, 46, 75, 33, 35, 37, 62, 89, 43; Декабристлар урамы 1нче йорт («Ак Барс Банк») (Яшьләр үзәге тукталышы) Меңъелллык мәйданы юнәлешенә – 28 автобус: 1, 30, 31, 22, 56, 2, 29, 89, 35а, 33 санлы маршрутлары йөриячәк.

(Надия Шәйхетдинова әзерләде).
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100