news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 августта «Казан тавышлары» дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе була

Биредә «Саумы, Казан!» - Татарстан башкаласы турында хикәяләр бәйгесе финалистларын бүләклиләр.

(Казан, 24 август, «Татар-информ»). 30 августта Шәһәр һәм республика көнендә Кремль урамындагы 3 йорт янында ачык һавада «Казан тавышлары» дип аталган әдәби-сәнгать кичәсе узачак.

Татарстан Язучылар берлегенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара «Саумы, Казан!» Татарстан башкаласы турында хикәяләр бәйгесе финалистларын бүләкләү тантанасыннан башлана.

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Казан мэриясе тарафыннан эшләнгән әлеге проект бу елның язында башланды. Татар һәм рус телләрендә язылган әсәрләрне танылган язучылар, шагыйрьләр һәм сәнгать эшлеклеләре бәяләде.

Конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы хикәяләр китапта бастырылачак.

Бүләкләү тантанасы тәмамланганнан соң, кичәнең төп өлеше башланачак һәм бәйрәм кунакларына «балконда шигырьләр» форматында «Казан тавышлары» музыкаль-поэтик перфоманс тәкъдим ителәчәк. Казан Башкарма комитеты бинасы янында махсус корылган сәхнәдә бию һәм җыр коллективлары чыгыш ясаячак, ә бинаның балконнарында Казан театрларының профессиональ артистлары рус һәм татар телләрендә шигырьләр укыячак.

Чыгышлар Кремль урамының каршы ягында видео-мэппинг-шоу белән алып барыла. Татарстан һәм Россия шагыйрьләренең (Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләмов, Леонид Топчий, Геннадий Капранов, Саҗидә Сөләйманова, Нияз Акмал, Кадыйр Сибгатуллин, Наис Гамбәров, Сергей Поликарпов, Евгений Евтушенко, Белла Ахмадуллина, Вероника Тушнова һәм башкалар) шигырьләре яңгыраячак.

Кичә барышында «Мимо-Крокодил» урам театры (Санкт-Петербург), Данияр Соколов җитәкчелегендә «Sforzando» яшьләр оркестры (Казан), «Казан» бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Үткәрү вакыты: 20:00–21:30.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100