news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 августта «Казан көзе» фестивалендә Альбина Шаһиморатова чыгыш ясый

Дөньякүләм опера йолдызы, фестивальнең мактаулы кунагы Любовь Казарновская да Татарстан халкын котларга киләчәк.

30 августта «Казан көзе» фестивалендә Альбина Шаһиморатова чыгыш ясый
Илнар Төхбәтов

(Казан, 27 август, «Татар-информ»). 30 августта Казанда Игенчеләр сарае каршында ачык һавада Х «Казан көзе» Халыкара опера фестивале була. ТР Дәүләт симфоник оркестры белән бергә Татарстан Республикасының халык артисты, Россиянең атказанган артисткасы Альбина Шаһиморатова һәм Зур Театрның әйдәп баручы солисты Игорь Головатенко чыгыш ясаячак. Бу турыда Татарстан Мәдәния министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фестивальдә «Пиковая дама», «Алтынчәч», «Риголетто», «Силы судьбы», «Бал-маскарад», «Лючия ди Ламмермур», «Сицилийская вечерня» кебек рус, татар, итальян һәм француз операларыннан арияләр һәм увертюралар яңгыраячак

Быел «Казан көзе» фестивале ун еллык юбилеен билгеләп үтә. Казан халкын котларга дөньякүләм опера йолдызы, фестивальнең мактаулы кунагы Любовь Казарновская киләчәк.

Чара кысаларында «Чайковский-2020» бокс-сеты тәкъдим ителәчәк. Аңа бөек композиторның барлык симфонияләре һәм инструменталь концертлары кергән. «Чайковский-2020» җыентыгын яздыру П.И.Чайковскийның тууына 180 ел тулуга һәм Татарстан АССР төзелүгә 100 ел тулуга багышлана.

«Казан көзе» опера фестивале, гадәттәгечә, шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана. Төрле елларда «Казан көзе» ндә Роберто Аланья, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес, Хибла Герзмава, Венера Гыймадиева, Леонардо Граменья, Динара Алиева, Андрей Жилиховский, Сергей Скороходов, Чулпан Хаматова, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар катнашкан, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100