news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

30 августта Канададагы Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк

Әлеге күренешне Монреаль җәмгыятенең Инстаграмдагы битендә туры эфирдан күзәтеп булачак.

30 августта Канададагы Ниагара шарлавыгы Татарстан байрагы төсләренә керәчәк
pixabay.com/CC0

(Казан, 10 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 30 август көнне Канаданың Ниагара шарлавыгы Татарстан Республикасы көне уңаеннан Татарстан байрагы төсләренә керәчәк. Әлеге чара Монреаль Татар Җәмгыяте җитәкчесе Марат Сәләхетдинов инициативасы һәм Ниагар шарлавыгының администрациясе ярдәме белән оештырыла. Бу хакта Монреальдәге татар җәмгыяте Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте.

“Марат шушы чара белән республикабызга һәм бар татар халкына Канада татарлары исеменнән бүләк ясарга теләде. Барыгызны да 30 август көнне, көнчыгыш Канада вакытының 22:00 сәгатендә Инстаграм каналыбызга туры эфирга чакырабыз!” – дип хәбәр ителә.

Татар җәмгыяте әгъзалары сүзләренчә, башка илләрдәге татар оешмаларының да флешмобка кушылуы көтелә. “Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Бурж Халифа бинасы, Париждагы Эйфель манарасы, Америкадагы Ирек hәйкәле һ.б. Бар җир шары 30 август көнне Татарстан байрагы төсләренә чумылсын иде”, - дип язганнар.


 

 
 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Дуслар! Татарлар! Шатлыклы хәбәр белән уртаклашасыбыз килә! ⁣⁣ ⁣⁣ Монреаль Татар Җәмгыяте @montrealtatar җитәкчесе Марат Сәләхетдинов @maratsal инициативасы һәм Ниага Шарлавыгының администрациясе @niagaraparks ярдәме белән 30 август көнне Канаданың данлыклы Ниагара шарлавыгы Татарстан Республикасы көне уңаеннан республикасы байрагы төсләренә керәчәк!⁣ ⁣⁣ Марат шушы чара белән республикабызга һәм бар татар халкына Канада татарлары исеменнән бүләк ясарга теләде. Яшә Республика! @rusminnikhanov @tatarstan_official ⁣⁣ ⁣⁣ Ниагара Шарлавыгының администрациясенә безең инициативаны яклап чыгулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Барыгызны да 30 август көнне, көнчыгыш Канада вакытының 22:00 сәгатендә инстаграм каналыбызга туры эфирга чакырабыз!⁣ ⁣ ⁣⁣ Башка илләрдәге татар оешмаларының да флешмобка кушылуын көтәбез: Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге Бурж Халифа бинасы, Париждагы Эйфель манарасы, Америкадагы Ирек hәйкәле, һ.б. - бар җир шары 30 август көнне Татарстан байрагы төсләренә чумылсын иде!⁣ ⁣ лайк куегыз, репост ясагыз ⁣⁣ #tatar #montrealtatar #canadatatar #tatarstan #kazan #tatarlar Photo by @souvenirpixels

Публикация от Montreal Tatarlary (@montrealtatar)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100