Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
30 август көнне Чистай шәһәренә экскурсия оештырылачак
Анда яхталар парадын да тамаша кылырга мөмкин була
(Казан, 27 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 30 август көнне ТР Милли музее Чистай шәһәренә экскурсия оештыра. Моның өчен музейга шалтыратып, экскурсиягә язылырга кирәк.
Экскурсия барышында Чистай шәһәре, аның музейлары, истәлекле урыннары, яңа төзелә торган объектлары белән танышырга, һәм 27-31 август көннәрендә Казан-Чистай маршруты буенча уздырылачак музей регатасы кысаларындагы яхталар парадын тамаша кылырга мөмкин була.
Экскурсиянең бәясе − якынча 1 мең сум. Моңа юл чыгымнары, эксурсияләр һәм төшке аш керә, дип хәбәр итте бүген ТР Мәдәният минитсрлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова. “Әлегә экскурсия бәясе бераз югарырак, әмма, катнашучылар саны күбрәк булган саен, аның бәясе дә төшәчәк. Киләчәктә бу маршрутны киңәйтергә, алдагы елларда уздырылачак музей регатасы кысаларында туристлар өчен махсус маршрут әзерләргә ниятлибез”, - диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз