Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
30 апрельнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар
Халык өчен иң мөһим мәсьәләләр Реестры төзелде, бүген мөселманнар Бәраәт кичәсен каршылый, Рабит Батулла юбилей кичәсен Камал театрында уздыра.
Татарстан Хөкүмәте 2018 елга халык өчен беренче чиратта мөһим мәсьәләләр исемлеген раслады/ Социаль ихтыяҗлар исемлегеннән чыгып, 2017 елгы Реестрга тагын ике иң мөһим булып саналган мәсьәлә өстәлгән.
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Бәраәт кичәсе якынлашу уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты/ Мөфти мөселманнарны мөбарәк Бәраәт кичәсен гыйбадәттә, дога кылып һәм зикерләр әйтеп, Коръән-Кәрим укып, нәфел намазларын торгызып үткәрергә чакыра.
Тел, моң бетсә, халык теләсә нинди милләткә әверелә - Марсель Галиев/ "Башта тел бетә, аннары - моң, соңыннан - хәтер. Без бүген беренче стадияне үтеп барабыз", - ди әдип.
“Калеб” яңа буын җыены үзенең биш еллыгына махсус программа тәкъдим итә/ Биш ел элек, 2013 елның апрелендә, “Калеб” яңа буын җыены интернетта төркем ачып, үз эшен башлап җибәргән иде.
УНИКС даими чемпионатны җиңү белән тәмамлады/ Чираттагы турда Казан командасы 5 май көнне Пермьнең "Парма" командасы белән көч сынашачак.
30 апрель – 6 май көннәренә Татарстанның мәдәни афишасы/ 3 май - пәнҗешәмбе көнне - Камал театрында Рабит Батулланың юбилей кичәсе була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз