news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 сентябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Беслан мәктәбендәге терактта һәлак булган татар укытучысын искә алдылар, Татарстан китап нәшрияты иң күп сатыла торган китап исемнәрен атады.

Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда татар җәмгыяте вәкилләре белән очрашты / Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кыргызстанда эшлекле сәфәрдә.

Төмән татарлары "Себер энҗесе" мәчетен ачты / Намаз укый белмәсәгез дә җомга көннәрендә килегез, дога кылыгыз, садака бирегез, Коръән аятьләрен тыңлагыз, дигән мөфти Н.Аширов. 

Алексей Песошин Чаллыда татар театры бинасы төзелеше барышы белән танышты / Килешү нигезендә муниципалитет театр өчен бина ала, ә аны төзекләндерү республика хисабыннан булачак.

Эльмира Зарипова алимент түләмәгән өчен җәзалар турында сөйләде / Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры алимент түләттерү буенча мөрәҗәгать итү тәртибен аңлатты.

Татарстан китап нәшрияты иң күп сатыла торган китап исемнәрен атады / “Яхшы сатыла торган китапларның 70 проценты – балалар китаплары”, - диде Илдар Сәгъдәтшин.

Беслан мәктәбендәге терактта һәлак булган татар укытучысын искә алдылар / Гөлемдан Умерова балаларны тоткынлыктан коткарганда һәлак була.

Дамир Фәттахов вакытлыча эш урыннары булдыру өчен яңа программа кирәк дип саный / Казан яшьләре министрга эш урыннары булдыру белән бәйле тәкъдим-проектлары хакында сөйләделәр.

Илдар Сәгъдәтшин, китап гонорарына машина алыр өчен, күпме тираж кирәклеген әйтте / “Әгәр китабың йөзәр мең тираж белән басыла икән, бүген дә машина алырга була”, - диде нәшрият директоры.

Яшел Үзәндәге аварияле торактан күченүчеләр: Мондый программа булуы яхшы / 4 ел эчендә Яшел Үзәндә 1600 гаилә аварияле торактан яңа фатирга күченгән.

Рөстәм Миңнеханов архиепископ Челестино Мильорене истәлекле көн белән котлады / Россиядә Апостольский Нунций архиепископ Челестино Мильоре белән очрашу Казан Кремлендә Губернатор сараенда узган.

Түбән Новгород яшьләре өлкә фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим иткән / Татар яшьләре өлкә җитәкчесен чәкчәк белән сыйлаган.

БДИда 400 балл җыйган Руслан Сәлимгәрәевкә Әлбир Крганов медаль тапшырган / Мәскәү мөфтиятендә Сәлимгәрәевләр гаиләсе белән очрашуда Русланга ноутбук, ә аның әнисенә чәчәк бәйләме бүләк иткәннәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100