news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3-НДФЛ декларациясен тапшырмаганнарга салым суммасына пенялар һәм штрафлар өстәләчәк

3-НДФЛ декларациясе тапшырырга тиешле гражданнарга 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга кирәк.

(Казан, 13 апрель, «Татар-информ», Рифат Каюмов). 2021 елның 30 апреленә кадәр 3-НДФЛ декларациясен тапшырмаганнарга салым суммасына пенялар һәм штрафлар өстәләчәк.

«Әгәр гражданнар 2020 елда алган керемнәр буенча 3-НДФЛ декларациясен 2021 елның 30 апреленә кадәр тапшырмаса, НДФЛ суммасы салым органы тарафыннан исәпләнәчәк. Салым суммасына пенялар һәм штрафлар да өстәләчәк», — диде Федераль салым хезмәтенең Татарстан буенча Идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта.

Марат Сафиуллин 3-НДФЛ декларациясе мәҗбүри рәвештә тапшырылырга тиешле керемнәрне атады:

  • эшмәкәрлек эшчәнлегеннән;
  • фатирларны, бүлмәләрне һәм башка милекне арендага бирүдән;
  • лотереядә 4 мең сумнан 15 мең сумга кадәр откан акчадан;
  • кыйммәтле кәгазьләр сатудан, устав капиталындагы өлешне сатудан;
  • бүләк рәвешендә алынган күчемсез милектән, транспорт чараларыннан, акцияләрдән, пайлардан. Якын туганнардан алынган мөлкәт буенча декларация тапшырасы түгел;
  • мөлкәткә ия булуның минималь срогы үтмичә милек сатудан. Бүлмәләр, фатирлар, йортлар һәм башка биналар өчен мөлкәткә ия булуның минималь срогы биш ел тәшкил итә, автомобиль өчен — өч ел. Машина алганнан соң өч ел вакыт узмыйча саткан очракта, хәтта бәясе төшсә дә, алган һәм саткан хакларын күрсәтеп, декларация тапшырырга кирәк.

3-НДФЛ декларациясе тапшырырга тиешле гражданнарга 30 апрельгә кадәр аны салым инспекциясенә юлларга кирәк. Әлеге срок салым суммасын кайтартучыларга кагылмый. Бу очракта декларацияне ел дәвамында теләсә кайсы вакытта җибәрергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100