news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

3 нче декабрь — Билгесез солдат көне

РФ Дәүләт Думасы депутатлары бу хакта закон проекты кабул иткән

 (Казан, 29 октябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). 3 декабрь Билгесез солдат көне буларак билгеләп үтеләчәк. Бу хакта закон проекты РФ Дәүләт Думасында кабул ителгән инде.

“Киләсе елга без Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршы алабыз. Шуны да искә алып, Дәүләт Думасы депутатлары 3 нче декабрьне Билгесез солдат көне итеп билгеләде”, - диде бүген ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов.

news_right_1
news_right_2
news_bot