news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 майның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Казанда Тимур Акулов белән хушлаштылар, Ирада Әюпова мәдәният министры итеп билгеләнде, “Әйдә ТНВга!” бәйгесенең финалистлары билгеле.

Казанда Тимур Акулов белән хушлашырга йөзләрчә кеше җыелды / Мәрхүмне соңгы юлга озатырга дәүләт эшлекләре һәм Минтимер Шәймиев килде.

Минтимер Шәймиев: Тимур Акулов чит илләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштыруда күп эшләде / Бүген Казанда Татарстан Президентының элеккеге ярдәмчесе Тимур Акуловны соңгы юлга озаттылар.

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнде / Бүгенге көнгә кадәр Ирада Әюпова архив эше буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты рәисе вазифасын биләде.

“Әйдә ТНВга!” бәйгесенең финалистлары билгеле / "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясе бәйгедә җиңгән укучыларга КФУда журналистика белгечлеге буенча укырга максатчан грант бирә. 

Казанда Алтай курчак театры гастрольләре башланды / Гастрольләр 6 майга кадәр дәвам итәчәк.

Казанда Әлфия Авзалова исемендәге беренче халыкара фестиваль үтәчәк / Фестиваль-конкурсның Гран-при иясенә сольный альбом яздыруга сертификат тапшырылачак һәм гастроль турда катнашу мөмкинлеге булачак.

Дөнья чемпионаты вакытында мөселман кунакларга хәләл меню тәкъдим ителәчәк / Мөселман туристларының күбесе Ираннан килер дип көтелә.

Казанда беренче тапкыр Җиңү парадында сугыш еллары техникасын күреп булачак / Министрлар Кабинетында Җиңү көненә багышланган чаралар турында сөйләделәр.

Казанда “Үлемсез полк" чарасы башлану вакыты билгеле булды / Полк 15.00 сәгатьтә кузгалып, 2 км тирәсе араны җәяү барачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100