news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

3 мартның төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Һәр милләт өчен авыл нигез булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов, Тәбрис Яруллин Путинның сайлау штабында Дәүләт Киңәшчесенә тәкъдимнәрен җиткерде.

Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләрне татарча өйрәнергә һәм сөйләшергә чакырды / Без үзебез татарча сөйләшмәсәк, кемгә кирәк безнең тел? диде Президент.

Фәнир Галимов татар атларын бөтен галәмгә танытуда ярдәм сорый / Ат булган җирдә татар бар, татар булган җирдә ат бар, - ди Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе.

Авылны саклап калу өчен, халыкны эш белән тәэмин итәргә кирәк - Оренбург эшмәкәре / Альбина Әпсәләмова балаларны да яшьтән эшкә өйрәтергә кирәк, дип исәпли.

Блогер Африка мөселманнары су алу өчен егерме кое казыганын әйтте / Рәсүл Тәвдиряков Африка илләрендә мөселманнарга матди ярдәм иткәнен сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов Түбән Әлки авылында күпер төзергә күрсәтмә бирде / Күпер кирәклеге хакында Президентка авыл эшмәкәре Дамир Шәйхетдинов мөрәҗәгать итте.

Тәбрис Яруллин Владимир Путинның сайлау штабында Дәүләт Киңәшчесенә тәкъдимнәрен җиткерде / Минтимер Шәймиев татар активистларына: "Без сезнең кебек яшьләребез белән горурланабыз", - дип белдерде.

Татар милләте өчен генә түгел, һәр милләт өчен авыл нигез булып тора - Рөстәм Миңнеханов / Сез авылыгызга һәр төрле ярдәм күрсәтәсез, без дә сезгә ярдәм кулы сузарбыз, без моңа әзер, диде Президент.

Минтимер Шәймиев татар активистларын милли матбугат эшчәнлегендә катнашырга өндәде / Дәүләт Киңәшчесе бу хакта яшьләр белән Владимир Путинның сайлау штабында очрашуда әйтте.

Р.Миңнеханов авылларда эш урыннары булдырган өчен, татар эшмәкәрләренә рәхмәт әйтте / Сез үз тамагыгызны гына кайгыртмыйча, эш урыннары булдырып, авыл яшәешенә сулыш өрәсез, диде Президент.

Саранскида Сабан туе дөнья чемпионаты вакытында булачак / "Якташлар" автономиясе рәисе Рафаил Аширов Һәр кеше туган телен, әнисенең телен белергә тиеш дип исәпли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100